Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләрен уктан ату турнирында катнашырга чакыралар

Турнир кысаларында утта әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз итәргә дә мөмкин булачак.

16 сентябрьдә Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узачак. Анда ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар һәм 10 яшьтән өлкәнрәк балалар да катнаша ала. Төп приз - 40 мең сум. Әлеге чараның максаты бер - Болгар чоры тарихы, йолалары белән таныштыру, саклап калу.

Турнирга килүчеләр кубызның тылсымлы яңгырашын тыңлый алачак. Аларны утта пешерелгән ризыклар белән сыйлаячаклар. Моннан тыш, мастер-класслар һөнәрчелек товарлары ярминкәсе дә оештырылачак. 

Гаризалар 10 сентябрьга кадәр кабул ителә. Максат.рф. сайтында теркәлү кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, «Туган батыр» турниры беренче тапкыр узган ел, Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Анда Дагыстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Әстерхан, Самара өлкәсеннән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстанның күп кенә район-шәһәрләреннән катнаштылар. Барлыгы 65 кеше уктан атып ярышты. Һәрберсе якынча йөз тапкыр уктан атты, хөкемдарлар аларны 9 дисциплина буенча бәяләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир