Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшүсмерләре мошенникларның курьеры булып яллана

8 баланы 1 айга Казан изоляторына озатканнар.

Матбугат конференциясендә яшүсмерләр арасында җинаятьчелек турында сөйләделәр. Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек элекке дәрәҗәдә, ди балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Галина Александрова. Гадәттә Чаллыда балалар урлашып тотыла. Хокук бозуларның 70 проценты нәкъ шуның белән бәйле.

Шулай ук мошенниклык очраклары да арткан. Яшүсмерләр җиңел акча эшләргә теләп, мошенникларның курьерлары булып яллана.

"Алар закон бозуларын аңлап та бетермәскә мөмкин. Әмма барыбер җаваплылыкка тартылачаклар. 16 яшьтән ул үзе җавап тота. 16 яше тулмаган булса - ата-аналары. Чаллыда 393 әти-әни ата-ана хокукларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды", - ди Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Галина Александрова.

Чаллыда ел башыннан 464 яшүсмер исәпкә алынган. Аларның 110-ы спиртлы эчемлекләр кулланган өчен.

"Моңарчы  имин булмаган гаиләдә үсүче балалар хокук бозса, хәзер тулы, имин гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә начар юлга баса", - ди Галина Александрова.  

Шәһәрдә 8 яшүсмерне суд карары буенча 30 көнгә Казан изоляторына япканнар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев