Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары Фатиһ Кутлу белән очрашты

Филологлар табын артына җыелгач, әңгәмә кайбер сүзләрнең килеп чыгышын, дөрес язылышын, яңгырашын барлаудан башланып китте.

Бүген Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә тәрҗемәче, язучы, филология фәннәре кандидаты Фатиһ Кутлк белән очрашу узды. Чаллы каләм ияләре танылган тәрҗемәче белән инде ике ел рәттән 6 гыйнварда күрешә. Бу юлы чарада бүлек җитәкчесе Факил Сафин, язучылар Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова катнашты. 

Чара милли ризыклар тезелгән чәй табы артында узды. 
Филологлар табын артына җыелгач, әңгәмә кайбер сүзләрнең килеп чыгышын, дөрес язылышын, яңгырашын барлаудан башланып китте. Фатиһ Кутлу төрек һәм татар сүзләре белән бәйле кызыклы вакыйгаларын искә алды. Мисал өчен, бер апа белән сөйләшеп киткәннәр дә, исемен сорагач, тегесе Мәрхәбә дигән. "Мәрхәбә" төрекчә "исәнмесез" дигәнне аңлата. Фатиһ әфәнде дә мәрхәбә дип җавап биргән, аптыраганын сиздерми генә. Тагын исемегез ничек дип сораган. Тагын шул җавап. Берничә кабатлаганнан соң әби түзми, минем исемем Мәрхәбә дип ачуланган. 

Мондый кызыклар шактый Фатиһ әфәндедә. Ул һәр сүзгә игътибарлы. Сүзләрнең этмологиясе белән аеруча кызыксына.  "Каләм" сүзе грек теленнән килгән икән. "Каламус" сүзе башта гарәп теленә кергән, аннары Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителгәч, татар теленә дә үтеп керә. 
Фатиһ Кутлу очрашуны мавыктыргыч та итеп әзерләгән. 5-6 яшьлек төрек балалары уйный торган "Топач" уенчыгын алып килгән. Дөресен әйткәндә, олы кеше өчен дә аның белән уйнарга шактый тырышлык кирәк. Совет чорында танылган юла уенчыгын берникадәр хәтерләтә ул. Әмма, бу агачтан һәм бау ярдәмендә уратып әйләндерергә кирәк. "Кемнеке озаграк әйләнә" дип ярыша-ярыша уйный идек ди Фатиһ әфәнде. 

Әйе, күренеп тора, үз милләтен бик ярата һәм туган илен сагынып яши. Студент вакыттан ук Татарстанга күчергә, монда белем алырга туры килсә дә, чын төрек булып кала алган. Бу аның үз телендә моңлы итеп, бөтен җаны белән җырлаган җырларында сизелә. Музыка уен коралы да үзе белән - барабан. Җырларның тәрҗемәсен дә укып күрсәтте. Татарча бик камил сөйләшә. Ул - Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Шәриф Камал кебек татар классик язучыларын төрек теленә тәрҗемә итүче. Фатиһ Кутлу ТР Язучылар берлегенә алынган бердәнбер төрек тә әле. 

Шагыйрьләр җыелган җирдә шигырьсез буламы соң?! Безнең шагыйрьләр татарча укыса, Фатиһ әфәнде аларның тәрҗемәләрен укыды. Факил Сафинның "Кар болыты", Айрат Суфияновның "Чыңлый тынлык, Лилия Гыйбадуллинаның "Үтте" шигырльләре, аның тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителеп, быел Төркиядә танылган "Гәҗә" ("Иҗек") журналында басылды. 

Кичә ахырында традиция буенча язучылар фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучылар