Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары кызыклы чара оештырдылар

Ул нәрсәгә багышланган иде?

Чаллы Үзәк китапханәсенең әдәбият музеенда Бөтендөнья язучылар көне уңае белән  кызыклы чара узды – түгәрәк өстәл артына язучылар һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә  каләм тибрәтүчеләр җыелды.

Язучылар Чаллыда Язучылар берлеге, "Ләйсән» әдәби берләшмәсе оешкан елларны искә алдылар, кызыклы хатирәләре белән бүлештеләр.

Чаллыда яшәп иҗат иткән, бүгенге көндә инде мәрхүм булган әдипләр – НәҗипМәдъяров, Кадыйр Сибгатуллин, Газиз Кашаф, Шамил Шәйдуллин, Мәхмүт Газизовлар да  искә алынды.

Шамил Шәйдуллинның хатыны Фиалка ханым әдәбият музеена язучыбелән бәйле экспонатлар тапшырды.

Очрашуда танылган әдипләр Мансур Сафин, Рәкит Аллабирде, Айрат Суфиянов,Әнвәр Шәрипов, Амур Фәләхләр чыгыш ясады. Шигърият, иҗат турында кызыклышигырьләр яңгырады.

Резидә Гасыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы язучылары