Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучысы Муса Җәлилнең кызы белән очрашкан

«Ямансулап аерылыштык», - ди ул.

Чаллы язучысы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева патриот шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең кызы белән очрашкан.

"Тормышта гаҗәеп кешеләр очрый. Беренче күрешүдә үк әллә нишләп якын булып куялар да бик күптәнге танышлар шикелле рәхәтләнеп чөкердәшә башлыйсың) Питерга баргач, Люция апа белән очрашуым да шулай килеп чыкты. Муса Җәлилнең кызы ул, күпләр беләдер. Телефонын Ләбиб Лероннан сорап алдым да, үзем икеләнеп куйдым: минем белән күрешүгә риза булырмы, дигән шигем бар иде. Очраштык, күрештек, сөйләшеп туя алмадык һәм ямансулап хушлаштык: әллә нинди күзгә күренмәгән җепләр бәйләде дә куйды безне. Искиткеч гади, ачык, гаҗәеп зыялы, белемле шәхес Люция апа. Үрнәк алырдай, сокланырдай якты кеше", - ди Айгөл ханым очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Фото Айгөл Әхмәтгалиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният язучылар Муса Җәлил