Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучысы Истанбулда татар яшьләре белән очрашты

Бу хакта үзе хәбәр итте.

Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева Төркиянең Истанбул шәһәренә сәяхәткә барган. Ул биредә актив ял иткән: төрле музейларда, истәлекле урыннарда булган, татарлар белән очрашкан. 

«Төркиядә сабакташым Ләйсән Шаһин яши. Ул Мәрмәрә университетында укыта, галимә. Биредәге татар яшьләрен китап клубына җыйды, минем белән бик җылы очрашу оештырды. Барысы да үзебезнекеләр булып чыкты: Гүзәлнең тамырлары Азнакайдан, Айдар – Чаллы егете, тамырлары Буа, Мөслим ягыннан; Айзат – Казанныкы, Әмирхан – Истанбулда туган, әти-әнисенең тамырлары Саба, Актаныш, Мөслим якларыннан).  «Без андый малай түгел» китабын укыдык. Яшьләр бик тирән фикерле, эрудицияле булып чыктылар», – ди Айгөл Әхмәтгалиева очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып. 

Фото Айгөл Әхмәтгалиевадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат йорты Айгөл Әхмәтгалиева Чаллы язучылары