Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучысы вафат

Аның йөрәге хастаханәдә туктаган.

Чаллыда күренекле язучы, Россия язучылар берлеге әгъзасы Михаил Гоголев вафат булды. Аның гомере 68 яшендә хастаханәдә өзелгән. 

Михаил Николаевич көчле рухлы, танлатлы кеше иде. Ул студент елларында авыр җәрәхәтләр алып, инвалид арбасына утыра. Шуңа да карамастан, актив яши. Иҗат белән шөгыльләнә, сәяхәт итә. Аны дуслары хөрмәт итеп, «Безнең Островский» дип йөртәләр. 

Мендеелевск районы Ижевка авылы егете 1983 елдан бирле Чаллыда яши. Иҗади эшчәнлеге өчен ул Россиянең Н.Островский, халыкара «Филантроп» премиясенә лаек була. 

Михаил Гоголевны иртәгә туган авылында соңгы юлга озаталар.

Фото: https://библиотека-челны.рф сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем