Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ифтарында Татарстан мөфтие катнашты

Мәҗлескә 300 кеше җыелды.

Чаллыда мэр Наил Мәһдиев исеменнән ифтар мәҗлесе узды. Шәһәр имамнары, аксакаллар, җәмәгать эшлекләре, эшмәкәрләр, төрле оешма җитәкчеләре –барлыгы 300 кеше җыелды. Ифтарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Ул Рамазан ае фазыйләте һәм аның соңгы 10 көне турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2025 ел ТР мөселманнары диния нәзарәтендә «Каһарманнар елы» дип игълан ителде.

Искәртергә кирәк, Чаллы мөхтәсибәте СВО башланганнан бирле хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп тапшыра. Моннан тыш, СВОда һәлак булган ир-егетләр гаиләләре белән очрашулар уздыра. Узган атнада «Коръән ашы» һәм ифтар оештырылды. Моннан укый аласыз. 

Чаллы мөхтәсибәте фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев