Әлеге тикшерүне илдәге иминият фондларының берсе үткәргән.
Илнең иң бәхетле шәһәрләре билгеле. Алар арасында Чаллы да бар. Автокала беренче бишлеккә эләккән.
20 март – Халыкара бәхет көне уңаеннан, россиялеләрдән: “Сез бәхетлеме?” – дип сораганнар. Әлеге тикшерүне илдәге иминият фондларының берсе үткәргән. Баксаң, тормыштан канәгать булып, елмаеп-көлеп кенә яшәүчеләр, барыннан да бигрәк, Хабаровск шәһәрендә күбрәк икән. Шәһәр халкының 92 проценты бәхетле булуын әйткән. Икенче һәм өченче урыннарда – Әстерхан һәм Оренбург (һәркайсының 91 процент). Дүртенчедә - Чаллы шәһәре. Аз да түгел, күп тә түгел, автокалада яшәүчеләрнең 89 проценты үзен бәхетле дип белдергән.
Нет комментариев