Чаллы инспекторлары 30 яшьлек ир-атны куып тотты
Руль артында утыручы исерек була.
Чаллы инспекторлары кастетлы ир-атны куып тотты. Вакыйга бүген төнлә булды. ГАИ хезмәткәрләре әле бер якка, әле икенче якка хәрәкәт итүче Пежо 408 машинасын Тынычлык һәм Автозавод проспектлары киселешендә күреп алалар. Туктарга сорыйлар. 30 яшьлек ир-ат тыңламый, киресенчә, кызулап китә. Аны 59нчы йорт янында тоталар.
Руль артында утыручы исерек була. Машина йөртү таныклыгы да юк. Кесәсендә дүрт бармак сыешлы кастет та табыла. Ир-атны полиция бүлегенә озаталар, машинасын – штраф стоянкасына. Автомобиль йөртүчегә 15 тәүлеккә кадәр арест яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев