Чаллы инспекторлары мәктәпләргә чыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары мәктәпләргә чыкты

Нәрсә булган?

Чаллы ЮХИДИ хезмәткәрләре берьюлы 5 мәктәпкә (18, 21, 42, 28 и 38) чыкты. 28 инспектор мәктәп укучылары белән аралашты. Әлеге визитның максаты бер – юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

Узган ел Чаллыда балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте булган. 106 бала зыян күргән, берсенең гомере өзелгән. 

Инспекторлар әйтүенчә, аварияләргә балалар еш үзләре сәбәпче була. Алар аркасында 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Велосипедчылар аркасында 9 авария булган. 

ЮХИДИ пропаганда бүлеге фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юхиди

Нет комментариев