Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары тыны бетеп, аңын югалта башлаган балага ярдәм итте - видео

Әлеге вакыйга Муса Җәлил проспектында булды.

Муса Җәлил проспектында чак кына фаҗига булмый калды. Чаллы инспекторларына рәхмәт!

ЮХИДИ хезмәткәрләре Илнур Шәйхуллин һәм Павел Анисимов юл читенә туктаган машинаны сизеп ала. Ике ир-атның ашыга-ашыга кемгәдер ярдәм итүен күрәләр. Якынрак килсәләр, хәле беткән, тын ала алмыйча интеккән кечкенә балага тап булалар. Әтисе сөйләвенчә, сабый теш дәвалау клиникасында була. Өенә кайтканда, машинада кинәт тыны бетеп, аңын югалта башлый. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре югалып калмый. Тизрәк дежур частька хәбәр итәләр. Машинаның тавыш -ут сигналларын кушып, малайны якындагы хастаханәгә алып китәләр. Бәхеткә, бала исән. Аның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый. 

Баланың әтисе инспекторларга рәхмәтләрен җиткергән. Чаллының әнә шундый үз геройлары бар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди инспектор