Шәһәрдә ни булган?
Автомобиль йөртүчеләргә борчыласы юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, волонтёрлар Георгий тасмалары тарата. Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан Чаллыда акция үтә. "Сугыш һәрчак исебездә һәм без горурланабыз" дип һәр машина йөртүчегә Георгий тасмалары өләшәләр. Активистлар барлыгы 15 мең тасма кисеп әзерләгән. Бер көн эчендә кимендә 500не таратырга өлгерәләр. Акция 7нче майга кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев