Чаллы йортларының берсендә - фаҗига
Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Чаллыда яшәүче 35 яшьлек ир бергә торган хатынын башка ир-ат белән язышканы өчен үтергән. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге хәл Шамил Усманов урамындагы йортларның берсендә булган. Ир белән хатын арендага алынган фатирда яшәгән һәм берничә көн баш күтәрми эчкән. Кайсыдыр мизгелдә ир-ат 46 яшьлек хатынының таныш булмаган ир белән язышуын күреп алган. Көнләшүдән, ул аңа күп тапкыр суккан. Хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгән. Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип хәбәр итә https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев