Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юристы: «Суд КДМЦдан 3 млн 500 мең сум акча түләтү турында карар чыгарды...»

Ике ел элек үзәктә яңа туган бала үлгән иде.

ТР Югары судында Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган сабый үлеме буенча карар чыгарды. 

2022 елның февралендә Кама балалар медицина үзәгендә фаҗига булды. Алена Васильеваның яңа туган баласы вафат булды. 

Хатын йөклелекне җайлы уздырган. Әмма медицина күрсәткечләре буенча баланы кесарев кисеме белән тудырырга тиеш булганнар. Әмма бала тудыру көнендә табиблар хатынга сабыйны үзенә тудырырга  карар кабул иткәннәр. Бала исән-сау  туган, әмма ике тәүлектән соң вафат булган.

– Гаилә ике ел гаделлек өчен көрәште. Тикшерү эшләре берничә тапкыр туктатылды. Суд органнары гаризаны берничә тапкыр кире кайтарды. Шушы көннәрдә ТР Югары суды Кама балалар медицина үзәгеннән Алена Васильевага мораль зыяннын каплау өчен 3 млн 500 мең сум акча түләтү турында карар кабул итте. Бу гади карар гына түгел, ә кеше гомеренең формаль язулардан (Отпискалардан) өстен булуын раслый. Васильевлар гаиләсе катлаулы юл үтте. Ниһаять гаделлек җиңде, – дип хәбәр итте юрист Илдар Мөхәммәтгәрәев «Челны онлайн»га. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдмц яңа туган бала үлеме