Чаллы кайнар сусыз кала
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кайнар сусыз кала

Шәһәрдә җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның соңгы этабы башлана.

10 сентябрьдә Чаллыда җылылык челтәрләрен опрессовкалауның соңгы этабы башлана. Барлык социаль-мәдәни объектларга, торак йортларга кайнар су бирү туктатыла.

Бу чара ел саен  ремонт эшләре тәмамлангач, җылыту сезоны башланыр алдыннан үткәрелә. Ул җылылык челтәрләрендәге аварияләрне көзге-кышкы чорда киметергә мөмкинлек бирә. Опрессовкалау 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Гадәттә аны вакытыннан иртәрәк тәмамлыйлар.

«Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләренә 740 км. дан артык  торбаларның ныклыгын, 7 меңнән арматураны, 700 компенсаторны, 2,5 мең камера һәм коены тикшерергә кирәк булачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


опрессовкалау Чаллы сусыз кала

Нет комментариев