Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты флагы планетаның иң биек вулканы түбәсендә

Флагны бу юлы да комбинатның партнеры Айдар Хуҗин биеклеккә күтәрде.

Чаллының «С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе флагын планетаның иң биек вулканы Охос - дель- Саладога кададылар. Ул Көньяк Америкада урнашкан. 

6893 метр биеклекне яулаучы  –  татар егете, "Айгофро" компаниясенең генераль директоры Айдар Хуҗин. 

Мәскәүнең Россия һәм БДБ илләренә гофр җиһазлары куючы әлеге предприятие белән Чаллы комбинаты күпьеллар хезмәттәшлек итә. 

2025 елның июнь азагында Айдар Хуҗин КБК флагын Кавказның иң биек ноктасы - 5033 метрлы Казбек тавына кадаган иде.

"Безнең эшлекле партеныбыз ярдәме белән комбинат  тарихы тагын бер якты сәхифә белән тулыланды. Без үз чиратыбызда фикерләвебезне киңәйтәбез, үзебезгә яңа географик ачышлар ясыйбыз. Охос-дель-Саладо (6893 метр) – дөньяның иң биек вулканы һәм Көньяк Америкада Аконкагуадан (6960) соң икенче биеклек. Исеме испан теленнән "тоз елгасы чыганаклары" -   Бу таудан башланган Рио-дель-Саладо елгасы дип тәрҗемә ителә", - диләр комбинатта. 

– Вулканга менү Чили территориясендә булды. Кайсы вакытта Аргентина һәм чик зоналарына да керергә туры килде. Төркемебездә 11 кеше һәм 3 гид иде. 2-3әр кеше палаталарда яшәдек,- ди Айдар Хуҗин. – Техас штрум лагеры диңгездән 5850 метр биеклектә урнашкан. Без анда пикапларда мендек. Штурм 17 сәгатькә якын сузылды. Вулкан планетаның иң коры Атакама чүлендә. Анда менеп флаг кадагач Атакаманың  берничә тарихи объектын карадык.

Комнан ясалган зур кул  – авырту, ялгызлык һәм курку символы, шулай ук Сан Педро де Атакама шәһәре янындагы Айлы дала сокландырды. Табигать тудырган һәм кеше кагылмаган матурлык шаккаттырды. Бу мин яулаган өченче биек вулкан. Аңа кадәр Эльбрус һәм Килиманджарода булдым. Планетаның барлык җиде вулканында булырга планлаштырам".

Шунысын да әйтергә кирәк, КБКның флагы яңа рекордлы биеклеккә предприятиенең 45 еллык юбилее алдыннан күтәрелде. Коллектив бу датаны июнь аенда билгеләп үтәргә җыена. 

Фотолар комбинатның "Вконтакте" битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: флаг кбк Иң биек вулкан