Чаллы кешесе мошенникларга ярты млн сум акча күчергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе мошенникларга ярты млн сум акча күчергән

Аңа: «Туганыңны коткару өчен акча кирәк», - дип шалтыратканнар.

Мошенниклар 77 яшьлек пенсионерның өй телефонына шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә «эләгүен» әйткән. Җинаять эшеннән аны коткару өчен зур күләмдә акча кирәк булуына ышандырган.
Пенсионер билгесез ир-ат әйткән урынга тиешле сумманы китереп бирергә ризалашкан. 
Кич белән 7нче комплекстагы фатирына килгән курьерга 500 мең сум акчасын биргән.
«Бәлагә юлыккан» туганы белән телефоннан сөйләшкәч кенә үзенең мошенниклар ятьмәсенә эләгүен белгән. 
РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсионерлар Мошеннниклар

Нет комментариев