Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы командасы көрәш рейтингында – беренче

Келәмдә 212 көрәшче бил алышты.

1-2 ноябрьдә Казанның «Тулпар» спорткомплексында көрәш буенча быелгы сезонның ахыргы ярышы – 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында команда беренчелеге узды. Турнирда Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 26 командадан 212 көрәшче бил алышты. Көрәш буенча яшьләр арасында «стенка»да кемнәр көрәште һәм кемнәр беренче булып очрашты соң? Түбәндәге исемлектә: 

50 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Чаллыдан Хәсән Сибгатуллин белән Кукмара егете Ислам Мөхәммәтнуров бил алышты. 55 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Чаллыдан Фазыл Сибгатуллин белән кукмаралы Игорь Федотов көрәштеләр. 60 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Артур Лукьянов (Чаллы) һәм Станислав Федотов (Кукмара), 65 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Җәмил Ибраһимов (Чаллы) белән Самат Шәймәрданов (Кукмара), 70 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Салават Дәүләтбаев (Чаллы) һәм Ильяс Гыймадиев (Кукмара), 75 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Максим Аминников (Чаллы) белән Инсаф Ибраһимов (Кукмара), 80 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Камариддин Сәидганиев (Чаллы) һәм Булат Нәбиев (Кукмара), 90 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Кәрим Шәфигуллин (Чаллы) белән Денис Трофимов (Кукмара), 110 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Артур Халиков (Чаллы) белән Аяз Газизов (Кукмара) очрашты. 

Моннан тыш. Чаллы егетләре Актаныш көрәшчеләре белән дә бил алышты. 55 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Фаяз Сибгатуллин (Чаллы) белән Ильяр Әгълетдинов, 60 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Рамазан Мөхәммәтов (Чаллы) белән Искәндәр Басыйров, 65 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Рүзәл Ризванов (Чаллы) һәм Камил Сафин, 70 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Булат Вәлиев (Чаллы) белән Рөстәм Шакирҗанов, 75 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Газиз Нуруллин (Чаллы) белән Рузил Мокимов, 80 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Илдус Мәрданов (Чаллы) һәм Олег Лоскуткин, 90 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә – Әмир Хәсәнов (Чаллы) белән Илмир Гыйльманов, 110 кг авырлыктагы үлчәү категориясендә Инсаф Могыйнов (Чаллы) һәм Ильяс Хәкимҗанов көрәштеләр.

Билгеле, ярыш булгач җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. 17-18 яшьлек егетләр арасында командалар беренчелегендә 1нче урынны – Әлмәт, 2нче урынны – Казанның Яңа Савин-Авиатөзелеш районы һәм 3нче урынны Мамадыш егетләре яулады.

Чаллы командасы исә бу ярышта 4нче урында калды, шуңа да карамастан рейтингтагы беренчелеген югалтмады. Спортчыларыбызга “афәрин” диясе генә кала! 
Шунысы да истәлекле: яшь көрәшчеләребез өчен җан атарга, киңәш бирергә федерация җитәкчелегендәге егетләр генә түгел, Азат Габдрәшитов, Ленар Садыйков, Илшат Сибгатуллин кебек (соңгысының малайлары да үсеп җитеп, бу ярышларда катнаша) атаклы көрәшчеләр дә килгән иде. Рәкыйп абый Фәйзуллин да яшьләр арасында булып, келәмдә бил алышкан егетләргә зур терәк булып торды.

Сүз уңаеннан, биредә хөкемдар буларак катнашкан Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин сүзләренә караганда, январь аенда Чаллыда яшьләр арасында Татарстан беренчелеге уздырылачак.

Фотолар Ленар Садыйковтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев