Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре бер баш өстен - фото, видео

13 февральдә Чаллының М.Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә көрәшчеләр белән очрашу узды. Әлеге чара милли көрәш белән шөгыльләнүче спортчыларның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышларына баруы уңаеннан оештырылды.

Көрәшчеләр, аларның тренерлары һәм Чаллыда татарча көрәш федерациясе җитәкчеләре «Шәһри Чаллы» журналистлары белән очрашып, дәрәҗәле ярышларның үзләре өчен никадәр әһәмиятле булуы турында сөйләделәр.

Муса Җәлил исемендәге көрәш ярышлары 16-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда узачак. Быел 60нчы тапкыр. Анда республикадан йөзләгән спортчы, дистәләгән команда җыелыр дип көтелә. Чаллыдан башкалага тренерлар составыннан тыш, 28 спортчы барачак. Көрәшчеләре ярышларга әзерме? Әзерлек ничек барган? Җиңүгә ышанычлары бармы? Әлеге сорауларга Чаллыда татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев, федерациянең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин, «Витязь» спорт мәктәбе директоры Артур Фролов, Россия Федерациясенең атказанган тренеры, данлыклы көрәшче Рәкыйп Фәйзуллин, татарча көрәш буенча баш тренер Илнур Хәйбуллин җавап бирде. 

– Аллаһка шөкер, бүгенге көндә Чаллыда татар милли көрәше үсеш чорында. Көрәш белән шөгыльләнүчеләр арта, яшүсмерләр күбрәк кызыксына. Минемчә, һәр татар егете көрәшә белергә тиеш, милли көрәш – безнең канда ул! Чаллы командасының даны югары, безне беләләр, таныйлар! Шәһәрдә көрәш буенча дөнья чемпионнары күп. Безнең Рәнис Гыйләҗетдинов, Эльдар Хәмитов, Ренат Шәйхетдиновыбыз бар, – дип сөйли Чаллы буенча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев. 

– Федерация составы 2018 елда тупланды. 2020 елда көрәшчеләребез чемпионнар дәрәҗәсенә күтәрелде. Менә шул планканы төшермәскә инде! Бер команда да сиңа бирелергә теләми, шуңа тырышырга, туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәк! – дип сүзгә кушыла федерациянең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин. – Муса Җәлил турниры татарлар өчен Олимпия уеннарына тиң. Ярышлар бик киеренке барачак. Бары тик келәмгә чыккач кына ни дәрәҗәдә әзерлекле булуыбызны беләчәкбез. 

Айдар Нәҗмиев Чаллы көрәшчеләрен үз канаты астына алган иганәчеләре – ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов турында да әйтеп үтте. Ул спортчыларга һәр ярыштан соң акчалата премияләр тапшыра икән. 1 урынга – 100 мең сум, 2нче урынга – 70 мең, 3нче урын өчен 50 мең сум. Моннан тыш иң яхшы күрсәткечгә ирешкән көрәшчеләргә ай саен хезмәт хакы да түләнә.

Данлыклы көрәшче Рәкыйп Фәйзуллин 60 еллык тарихы булган Муса Җәлил турнирына тукталды. 

– Безнең Чаллы егетләре бу ярышларда 9 мәртәбә отты. Без ничә ел рәттән чемпионнар булып калдык. Әйтик, Айрат Гыйлаев 12 тапкыр чемпион булган кеше! Бу турнир элек Чаллыда да уза иде. Көрәш сөючеләр аның кабат кайтуын тели. Чаллы халкы көрәш яратучы, аның тәмен белүче халык ул! – диде ул.

– Бу турнирга ел буе әзерләнергә кирәк. Кем әйтмешли, көрәшкән саен осталык арта! Ашау рационына килгәндә, нәрсәдән булса да үзебезне тыеп тормыйбыз. Шул ук яшел салатлар, яшелчәләр, суда пешкән сыер яисә кош-корт ите, йомырка, борчак ашарга тырышам, – дип уртаклашты көрәшче Азат Габдрәшитов.

Туры эфир барышында командаларга читтән килеп көрәшүче «легионерлар» турында да сорау бирделәр. Җавап бирергә Айдар Нәҗмиев алынды. 

– Әйтик, үзем Тукай районыннан, Азат Габдрәшитов, Айназ Тимеров, Илшат Сибгатуллин һәм берничә кеше Актаныштан. Башка районнардан да егетләр бар... Әмма без Чаллы өчен көрәшәбез! Үзебезне бер дә «легионерлар» дип әйтәсе килми! Егетләр Чаллыга килеп төпләнеп, «Витязь» спорт комплексында көрәш белән шөгыльләнә икән моның нинди начарлыгы бар?! Иң мөһиме: матур көрәш күрсәтергә кирәк, гади көрәш. Спортчы белән горурланырлык булсын! – диде ул. – Хөкемдарларга килгәндә, алар да гаделлек булса иде! Яшерен-батырын түгел, Чаллы көрәшчеләре алар өчен дә үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән шикелле (елмая)! Дөресен әйтәм: Казаннар безне яратып бетермиләр! Хөкемдарлар синең әз генә ялгышканыңны көтеп торалар шикелле. Шуңа да безгә һәрвакыт башкалардан бер баш өстен  булырга кирәк!

Сөйләшүгә көрәшчеләр дә кушылды. 

– Муса Җәлил исемендәге призга турнир. Аның исеме үк әһәмиятен әйтеп тора. Каһарман шагыйребез исеменә уздырылучы көрәш ярышлары – безнең өчен бик мәртәбәле санала. Көрәшне әзерләүчеләргә, спортчыларга зурдан-зур уңышлар теләп калам. Яшьләргә әйтергә теләгәнем: һичшиксез, җиңәргә, үзләрен аямаска! – диде 4 тапкыр Муса Җәлил турнирын җиңгән Илшат Сибгатуллин.    

– Чын спорт бу! Монда янасың да көясең дә! Көндәшеңнең дә, синең дә җиңәсең килә! Азартка биреләсең! Ә менә келәмдә синең белән бер спорт мәктәбендә шөгыльләнүче, синең якташың туры килсә, бигрәк тә авыр. Чит район кешесе туры килсә, кызганмый көрәшәсең... Ә үзең белән бер залда көрәшкән иптәшең туры килсә кыенрак. Ул да минем нинди икәнемне, нинди алымнар кулланганымны белә, мин дә. Әмма көрәш матур булырга тиеш! – ди 2022 елның Сабантуй батыры Рәнис Гыйләҗетдинов.  

Исегезгә төшерәбез, Муса Җәлил исемендәге татарча көрәш турниры 17 февральдә Казанда уза. Финал – 18 февральдә. Айдар Нәҗмиев сүзләренә караганда, Чаллыдан җанатарлар барырга ризалык белдерсәләр, алар өчен бушлай автобус та бирергә мөмкинлек бар. Үзебезнең батырларыбыз, Чаллы бренды өчен бергә җан атыйк, дип мөрәҗәгать итте ул шәһәрдәшләребезгә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев