Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре беренче!

Шәхси зачетта та шәһәрдәшләребез сынатмады.

“Витязь” спорт комплексында “Татарстан яшьләре” газетасы призларына 17-18 яшьлек егетләр арасында Татарстан беренчелегенә көрәш ярышлары тәмамланды. 
Биредә 38 команда, 273 көрәшче катнашты. Гомуми баллар саны буенча,“Чаллы (Комсомол районы)” командасы беренче урынны яулады. Икенче урында “Казан Зилант”, өченче урында “Авиа-Ново-Савиновский” командасы. Моннан тыш, шәхси зачетта та шәһәрдәшләребез сынатмады. 55, 85, 90 килограммлы авырлыктагылар арасында 1нче урыннар бездә. Шулай ук 55, 60 килограммлылар арасында – икенче, 70 килограммлылар арасында өченче урыннарны да Чаллы егетләре яулады. 

Гүзәл Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев