Чаллы көрәшчеләре Казанны яулармы?
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре Казанны яулармы?

Башкалада М. Җәлил истәлегенә 60 нчы көрәш турниры башланды.

Ул «Ак барс» көрәш сараенда уза. Ярышларда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 400ләп көрәшче катнаша. Исемлектә Чаллы егетләре дә бар. Үз көчләрен 28 спортчы сынаячак. 

Искәртергә кирәк, әлеге турнирда төрле елларда Чаллы көрәшчеләре 9 тапкыр җиңү яулаган. 

Көрәш буенча турнир финалы 18 февральдә узачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


милли көрәш

Нет комментариев