Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре – призлы урыннарда - ФОТОРЕПОРТАЖ

Зәйдә Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1998-2008 елларда Зәй районы администрациясе башлыгы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй районының мактаулы гражданины Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары үткәрелде.

Турнирда Россиянең 25 регионыннан 260тан артык спортчы көч сынашты. Чаллы командасы 2нче урынга лаек булды. 
Көрәш ярышлары 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 17-18 яшьлек егетләр һәм 15-16 яшьлек үсмерләр арасында уздырылды. Ярышлар Зәй шәһәренең Боз сараенда ике көн дәвамында үтте.

Бөтенроссия ярышларына килүче спортчылар көрәшкә җитди әзерләнгән иде. Татарстанның Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Зәй, Саба, Тукай, Чистай, Алабуга, Теләче, Әлмәт, Лаеш, Мамадыш, Сарман, Актаныш, Балтач районнарыннан, шулай ук Төрекмәнстаннан, Пермь краеннан, Удмуртия, Башкортстан, Марий Эл, Чуаш республикаларыннан, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән җыелган спортчылар бил алышты. Алар барысы да яхшы әзерләнгән булуларын күрсәтте.

Чаллы командасының да ныклы әзерлек үтеп, ярышларга җитди карап, җиңәбез дигән максат куеп килгәннәре күренеп тора иде. 100 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында Азат Габдрәшитов 3нче урынны алды. 60 кг авырлыкта Ирек Миңнехуҗин һәм 65 кг үлчәү авырлыкта Марсель Мәрдәнов шулай ук 3нче урыннарны яуладылар. 55 кг авырлыкта көрәшүче Илдар Гыйльфанов, 50 кг авырлыктагы Фаяз Сибгатуллин, 45 кг авырлык категориясендә ярышкан Рамазан Мөхәммәтов 1нче урыннарны алдылар. Фаяз Сибгатуллинның бертуганы Хәсән Сибгатуллин үз үлчәү категориясендә 3нче урында калды. 2007-2008 елгы егетләр арасында көрәшеп, үз үлчәү категорияләрендә Артур Лукьянов белән Салават Дәүләтбаев 1нче урынны яуладылар. 

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Яршлардан күбрәк фотолар монда. 

/ Гөлия Ибатуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев