Чаллы көрәшчеләре сынатмады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре сынатмады

28 январьда Тукай районы Түбән Суыксу авылында көрәш буенча Тукай муниципаль районы Федерациясе кубогына ярышлар уздырылды.

Барысы бергә ярышларда 7 команда – 170тән артык спортчы көч сынашты. Чаллы командасы лаеклы икенче урында калды. 

Көрәш ярышларының җиңүчеләре һәм призерлары:

1 урын – Нурсәит Харисов (40 кг авырлыкта)
1 урын – Салават Мәхмүтов (43 кг авырлыкта)
1 урын – Самат Габдрахманов (46 кг авырлыкта)
1 урын – Рамазан Мөхәммәтов (45 кг авырлыкта)
1 урын – Булат Мәхмүтов (50 кг авырлыкта)
2 урын – Айзат Гайнетдинов (60 кг авырлыкта)
2 урын – Рүзәл Ризванов (65 кг авырлыкта) 
2 урын – Артур Лукьянов (60 кг авырлыкта) 
3 урын – Радмир Әхмәтҗанов (55 кг авырлыкта)

 

Спортчыларның тренерлары – Фаил Кыямов, Рөстәм Сәлимханов, Илгиз Шәмсевәлиев. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев