Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре сынатмады

Башкалада узган милли турнирда призлы урын яуладылар.

17-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узды. Чаллы көрәшчеләре матур ярыш күрсәтте. Командалар арасында 2нче урынны яуладылар. Лаешлар - беренче, Теләче командасы өченче урынга лаек булды.

130 килограмм һәм аннан да зуррак авырлыкта көрәшеп, беренчелекне яулаган Рәнис Гыйләҗетдинов белән сөйләшеп алдык.

- Төп көндәшем Сергей Павлик иде. Үткән Россия беренчелеге ярышларында җиңгән идем, бу ярышта җиңүемне кабатладым, Аллаһка шөкер. Авыр булды инде, үземнең авырлыгым 135 кг, көндәшләрем 170-200 кг иде. Аннары барысы да "защитага" китеп, аска чумалар, аларны күтәреп алырга да кирәк! Шуңа көрәш җиңелләрдән булды дип әйтеп булмый! Аллаһка шөкер, бар да яхшы булды, әзрәк чирләп алган идем, форма төшкәне сизелә, тагын да әйбәтрәк чыгыш ясап була иде. Хәзер инде Россия Чемпионатына тулы куәткә әзерләнәчәкмен, Аллаһ бирса! - дип уртаклашты Рәнис.

Моннан тыш икенче урында Ришат Исхаков (60 кг авырлыкта), Айназ Тимеров (70 кг), Рөстәм Сәлахов (85 кг), Эльдар Хәмитов (100 кг) калды. Өченче урынны исә Айнур Мирзаянов (70 кг авырлыкта), Ринат Мингалиев (75 кг), Ленар Садыйков (80 кг), Азат Габдрәшитов (85 кг), Виталий Колесников (85 кг), Руслан Шәңгәрәев (100 кг), Рөстәм Бәдретдинов (130+ кг) алдылар.  

Спортчыларның тренерлары: Илгиз Шәмсевәлиев, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов, Илнур Хәйбуллин. 

Көрәшчеләребезне чын күңелдән тәбрик итәбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли көрәш