Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы курчак театры Илгиз Зәйниев куйган спектакль белән Тольятти фестивалендә катнашты

Анда актёрларның режиссерлык һәм башкару сәнгатен югары бәяләгәннәр.

Чаллы дәүләт курчак театрының Мольер әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Скупой» спектакле Тольяттида узган «Куксъезд» курчак театрлары фестиваленең махсус дипломына ия булды. Жюри театрның перчаткалы курчаклар белән эшләүдә режиссерлык һәм башкару сәнгатен билгеләп үткән.

«Куксъезд» бөтенроссия курчак театрлары фестивале Тольяттида 26 июньнән 2 июльгә кадәр үтте. Фестиваль Тольятти курчак театрының 50 еллыгына багышланган. Фестивальдә Мәскәү, Тула, Брянск, Владимир, Ульяновск, Йошкар-Ола һәм башка курчак театрлары катнашкан.
 

Фото Чаллы дәүләт курчак театрының социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: курчак театры