Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы «Казан егетләре» клибында төшкән

«Фикерләребез охшаш», - ди җырчы Айдар Әгъләмов.

"Казан кызы бул әле" җыры чыккач, Чаллыдан Ландыш исемле кыз аны кулланып үзенә рилс (кыска видео) урнаштырды. Без моны күреп алдык та, клибыбызда төшәргә тәкъдим ясарга булдык. Аның башка шәһәрдән булуы, аннары фикерләребезнең охшаш булуы эшне аеруча да җиңеләйтте. Җыр аша без кызларны мәркәзебездә калырга чакырабыз. Ул Казанның визит карточкасына әверелер дип өметләнәбез", - ди "Казан егетләре" солисты Айдар Әгъләмов.

Без клипта төшкән Чаллы кызы Ландыш Хисамова белән элемтәгә чыктык. Ул да хис-кичерешләре белән уртаклашты.

"Күптән түгел туган көнем булды. Аны Казанда үткәрдем. Кайткач фотоларны истәлек итеп социаль челтәремдә калдырасым килде. "Казан егетләре"нең иҗаты белән кызыксынып барам. "Казан кызы бул әле" дигән җырлары аеруча да ошады. Аны риелсыма музыка итеп кулларныга булдым. Алар мине күреп алдылар һәм клипта төшәргә тәкъдим иттеләр. Бик теләп ризалаштым. Эшем матурлык салонында булса да, заманында Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында театр бүлегендә укыган идем. Чыгыш ясарга, видеоларга төшәргә бик яратам", - дип сөйләде эшмәкәр Ландыш Хисамова.

Аның Чаллыда дус кызы белән ачкан барбершоп (ирләр өчен чәчтарашханә) һәм хатын кызлар өчен матурлык салоны бар. Аңа кадәр ул мәдәният өлкәсендә эшләп алган. Чаллының төзелеш материаллары сата торган бер сәүдә үзәгендә дә хезмәт куйган. Казанда да яшәп алган.

"Минем 14 яшьлек улым бар. Ул Казанда кадетлар мәктәбендә укый. Аны укырга биргән елны берүзем нишлим Чаллыда дип, эштән киттем. Казанга бергә күчендек. Анда парикмахерлык буенча квалификацияне арттыру курслары үтеп, чәчтарашханәдә эшли башладым. Әле "Казан егетләре"н мин шуннан беләм, аларның берсе минем клиентым да иде. Шул еллардан бирле аларны күзәтәм, җырларын тыңлыйм. Аннан кире Чаллыга кайттым, дус кызым белән салон ачтык", - дип уртаклашты Ландыш Хисамова.

Сүз уңаеннан, клип өчен Чаллы дизайнерының киемнәре дә кулланылган. Кыз клипта Казанга башта кыска гына күлмәктән килеп төшә, ахырдан аның образын озын күлмәк һәм калфак алыштыра. Ландыш Хисамова әйтүенчә ул никах күлмәге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев