Чаллы кызы тагын җиңде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы тагын җиңде

Тырышкан ташка кадак кагар

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның унберенче сыйныф укучысы Алия Нуриева рус әдәбияты буенча республика олимпидасында җиңеп, диплом белән бүләкләнде.

«Кызыбыз бу уку елында 5-6 бәйгедә җиңде инде.  Россия дәрәҗәсендәгеләре дә бар.  Тагын дизайн, рәсем ясау буенча Санкт-Петербургта оештырылган бәйгенең беренче этабында призер булып, икенче этапка үтте. Алия башлаган эшен, иренмичә  ахыргача дәвам итә. Шуңа күрә җиңү арты җиңү яулый да. Без аның белән горурланабыз», – диде Алиянең әнисе Лилия Нуриева.

Алияне республика Олимпиадасына әзерләгән укытучысы Ольга Асабинага ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 

Фотолар/Лилия Нуриева.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


олимпиада җиңү бала ана капиталы

Нет комментариев