Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы лагерьлары контроль астында булачак

Наил Мәһдиев җитәкчеләргә җаваплы эш кушты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтүенчә, быел җәйге лагерьларда 19 мең ярым бала ял итәчәк. Шәһәрдән читтә “Крылатый”, “Росинка”, “Саулык”, "КамАЗжилбыт ЯАҖ", "Звездный", "Солнечный", "Росинка", "Бумажник" картон-кәгазь комбинаты, "Солнышко" ("Радуга" профилакториясе) лагерьлары эшли. Моннан тыш, 46 мәктәп базасында да ял оештырылды. 

“Балаларның җәйге ялы ничек уза? Шәфкать туташы, табиблар бармы? Туклану ягыннан ничек? Санитар нормалар үтәләме-юкмы – барысын да белеп торырга кирәк. Куркынычсызлык чаралары ничек үтәлә? Барысы да контроль астында булырга тиеш”, - диде мэр. 

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов һәм мәгариф идарәсе башлагы Рөстәм Хуҗинга лагерьларга барып кайтырга киңәш итте. Балаларның җәйге ялларына бәйле проблемаларны ачыкларга кушты. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәй ял каникуллар җәйге лагерьлар