Чаллы лицеенда җәмәгать эшлеклесе Гали Акыш истәлегенә чаралар уза
Бу күренекле җәмәгать эшлеклесенең туган көне белән бәйле.
14 январьдә күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, язучы Гали Акышның туган көне. Аңа 108 яшь тулыр иде. Шул уңайдан аның исемен йөрткән 84нче лицей-интерантта сыйныф сәгатьләре булып узды, анда Гали ага язмышы, халык өчен башкарган эшләре һәм казанышлары турында сөйләнде.
Америкада яшәүче татар халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе Гали Акыш Чаллыда ачылган лицейда үзе дә булган иде. Ул чакта лицей яңа шәһәрнең 20нче бистәсендә эшләде.
Гали Акыш укучыларны татар милләтен, туган телебезне яратырга, татарның горурланырлык шәхесләре булып үсәргә өндәгән иде. Шөкер, лицей-интернат коллективы ата-аналар белән берлектә укучыларга төпле белем бирү белән бергә милли тәрбия, татар телен үстерү юнәлешләрендә дә максатчан эш алып бара.
Биредә Гали Акышның васыятьләренә тугрылыклы булып калалар. Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, мәгариф учреждениесендә Г.Акышка багышланган чаралар уза.
«Дүшәмбе линейкада 5 нче «А» сыйныф укучылары чыгыш ясады. Г. Акыш турында, экранда тарихи видеоязмалар күрсәттек. Һәр класста сыйныф сәгатьләре үткәрдек. Укучыларыбыз белән бергә каникулда Г. Акышка багышлап стенд ясадык, һәр тәнәфестә видеоязмалар күрсәтәбез. 24 январьдә Гали Акыш исемендәге 3 нче Халыкара конференция үткәрергә әзерләнәбез. Конференция шулай ук шәһәрнең 400 еллыгына һәм автогигантта беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлана», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев