Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәдәният хезмәткәрләре Мәскәү халкын гаҗәпләндермәкче

«Анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, алар белән аралашу үзенә бер рәхәтлек бирә», - ди рәссам Хәния Гәрәева.

6 июльдә 11 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында милли бәйрәм – Сабан туе узачак. Әлеге чарада тулы бер делегация белән Чаллы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашачак. Рәссам Хәния Гәрәева: «Мәскәү Сабан туена быел 9нчы тапкыр барам», – ди. – 4нче июльдә юлга кузгалабыз. Мин анда үземнең татар чигүләремне алып барам. Әле быел беренче тапкыр чигү буенча мастер-класс та күрсәтергә куштылар – мәскәүлеләргә һәм килгән кунакларга татар түбәтәенең традицион милли чигелеш техникасын тәкъдим итәчәкмен».

Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүе дә көтелә. Башка республикалардан да олы кунаклар катнашачак. 

«Мәскәүгә ничә ел рәттән барсам да, һәр елны дулкынлану хисләре кичерәм. Анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, алар белән аралашу үзенә бер рәхәтлек бирә. Аннары Мәскәү татарлары безне көтеп алалар. Без алып килгән калфак, түбәтәй, башка милли киемнәрне, милли орнаментлар белән чигелгән кулъяулык-ашъяулыкларыбызны кулдан-кулга йөртәләр, фотога төшерәләр. Мондый олы чарада катнаша алуым белән бәхетлемен, – диде Хәния ханым.    


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев