Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәйданында бар халык торып басты

Нәрсә булды?

Мәйданда Җиңү көне уңаеннан бәйрәм тамашасы башланды. Кадет мәктәбе укучылары, студентлар чыгыш ясады. Мэр Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр турында сөйләде. "Без аларның батырлыклары белән горурланабыз. Исән-сау Җиңү белән кайтуларын көтәбез",  - диде ул. Аның сүзләреннән соң мәйданда утыручылар торып басты. Хәрби операциядә һәлак булган геройларны искә алдылар. Махсус хәрби операциядә батырларча вафат булган Олег Афанасьев, Айрат Гайнетдинов, Тимур Дунаев, Николаев Зотов, Павел Зуев, Рамил Муфаздалов,
Сергей Корсаков, Денис Любимов, Николай Тришкин, Руслан Хәмитовның тормыш иптәшләре, әти-әниләренә батырлык орденнары тапшырдылар. "Чаллы геройлары мәңге күңелебездә калачак", - диде мэр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү көне