Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләре ата-аналардан гаризалар кабул итә башлады

Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

Чаллыда төзелеп килүче ике мәктәптә укырга керү өчен гаризалар кабул итә башладылар.  Мәгариф учреждениеләренең берсе - 34 микрорайонда, икенчесе – "Притяжение" торак комплексы районында урнашкан. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, шулай ук яңа мәктәп директорлары Рамил Садриев һәм Елена Фидоренко хәбәр итте. Әлеге чарадан туры эфирны «Вконтакте»дагы «Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә күрергә мөмкин, дип хәбәр итә https://nabchelny.ru сайты.

34 нче комплекста сафка басачак 16нчы санлы мәктәпкә 34нче комплекс территориясе, «Чаллы Яр» торак массивы, шулай ук 35/6/3, 35/07 йортлар, Раскольников урамы 18, 36/1, 36/2/1, 36/2/2, 36/3/1, 36/4/1, 36/4/2 торак йортлары беркетелгән. Биредә беренчедән җиденче сыйныфка кадәр балалар кабул ителә.

Әти-әниләр гаризаларны булачак мәгариф үзәгенә иң якыны булган Гадел Кутуй урамы, 7 адресы буенча урнашкан 42 нче мәктәптә китереп тапшырырга тиеш. Документларны чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 126 нчы кабинетта 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ткабул итәчәкләр. Барлык сораулар буенча 54-03-03 телефоны, sch16_chelny@mail.ru электрон почта адресына һәм белем йортының "Вконтакте"дагы төркеменә мөрәҗәгать итәргә була.

26 майдан исә 57 нче гимназиягә укучылар җыю башлана, ул «Притяжение» микрорайонында урнашачак, шул ук микрорайон мәктәпкә беркетелгән. Мәгариф учреждениесенә беренчедән тугызынчы сыйныфка кадәр укучылар керә алачак. Гаризалар Халыклар дуслыгы проспекты, 9а йорт адресы буенча 57 нче гимназия урнашкан бинада кабул ителә (205 нче кабинет). Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Сораулар белән 58-55-69 номерына, sch57_chelny@mail.ru электрон почтасына һәм мәктәпнең "Вконтакте"дагы төркеменә мөрәҗәгать итәргә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф