Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләре яңа уку сезонына әзерме?

Белем учреждениеләрен махсус комиссия тикшерә.

Яңа уку сезоны алдыннан Чаллы мәктәпләре сынау уза. Махсус комиссия аларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерә. Шәһәрдә барлыгы 80 мәктәп. Аларның бөтенесен дә җентекләп карап чыгачаклар. Хәтта яңа мәктәпләр дә читтә калмаячак. 

«Шәһәрнең һәр районында махсус комиссия булдырылды. Анда администрация вәкилләре, мәгариф идарәсе белгечләре, туклану буенча, мәгълүмати-методик үзәк һәм башка структура белгечләре керә. Мәктәпләрне кабул иткәндә уку учреждениесе торышына, ашханә, спортзал, уку бүлмәләренә игътибар бирелә. СанПиН буенча кабинетларга аерым таләпләр бар. Шулай ук кадрлар составына да карыйлар. Куркынычсызлык чаралары үтәлешенә игътибар итәчәкләр», – дип сөйләде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. 

Мәктәпләрне кабул итү 5 көнгә сузыла. Бүген комиссия 43нче мәктәптә булды. Узган ел биредә капиталь ремонт ясалды. Комиссия вәкилләре күбрәк уңай якларын ассызыкладылар. 

«Спорт залы 100%ка әзер. Волейбол челтәре бар, щитлар, идән яңа, сызымнары уңайлы. Балалар монда рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк», – диде комиссия вәкиле, 77нче гимназиянең физкультура укытучысы Наталья Досяк. 

«Укытучы булып 30 ел эшлим. Ел саен мәктәпне буей идек. Бер ай буена сузыла иде. Капиталь ремонттан соң эшебез җиңеләйде. Кимчелекләр булса, төзәтеп кенә чыгабыз. Урамда яңа футбол мәйданчыгы ясадык. Инде өченче ел шунда рәхәтләнеп шөгыльләнәбез», – ди 43нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ирина Пепеляева. 

Бәдрәф, актлар залы, ашханә… Мәктәптәге бер почмак та калмады.

«Вентиляция ничек эшли, табак-савытлары яңамы, такталары, пычакларын...- бөтенесен дә тикшерәбез», – ди «Мәктәп туклануы» ҖЧҖ лабораториясе мөдире Юлия Хаҗиева.

5 августтан һөнәри белем бирү учреждениеләрен кабул итә башлыйлар, 17 августтан - балалар бакчаларын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев