Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрендә кытай телен өйрәтү мөмкинлеген караячаклар

Мондый практика хәзер Мәскәүдә дә еш очрый.

Чаллы мәгариф учреждениеләрендә кытай телен өйрәнү мөмкинлеге каралачак. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин матбугат конференциясендә шул турыда хәбәр итте.

Җитәкче бу хакта «Чаллы мәктәпләрендә инглиз теле урынына кытай теле укыта башлаячаклармы?» дигән сорауга җавап биргәндә сөйләде. Матбугат конференциясендә катнашучы әйтүенчә, мондый практика хәзер Мәскәүдә еш очрый.

Рөстәм Хуҗин билгеләп үткәнчә, моңа кагылышлы мөрәҗәгатьләр шәһәрдә бар һәм хакимият бу эшне башкарырга әзер. «Әлеге мәсьәләне эшкә алачакбыз. Бүгенге көндә бездә кытай теле өстәмә белем бирү кысаларында укытыла. Уку процессы кысаларында мондый фактлар юк – бу педагогларның булу-булмавы белән бәйле. Без бу мәсьәләгә тиз арада кайтачакбыз. Мөрәҗәгатьләр вакыт-вакыт килә», – дип аңлатты ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф