Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы маршрутлары схемасында тагын үзгәрешләр

«Маршрутларны җайга салу өстендә даими рәвештә эшлибез», – ди башкарма комитет җитәкчесе.

Мәскәү институты төзегән Чаллы маршрутлары схемасын тагын үзгәрттеләр. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов җиткерде. Онлайн режимда ул матбугат конференциясе уздырды. 

«Халыкның күпчелеге канәгать булсын һәм кирәкле җиренә барып җитә алсын өчен маршрутларны җайга салу өстендә даими рәвештә эшлибез», – ди ул.

Соңгы үзгәрешләр 13 январьда булды. Исегезгә төшерәбез, анда 26нчы маршрутны кире кайтардылар. 13нче маршрут та элеккечә калды. Җиңүнең 40 еллыгы урамы аша йөри. ЗЯБ, ГЭС, Мәләкәс аръягы аша да уза. 

«Яшьлек микрорайонында яшәүчеләр үтенече буенча 4нче һәм 6нчы маршрутлар үзгәртелде. Алар Әбсәләмов, Алиш, Поляков урамнарыннан Тынычлык проспекты тукталышларына кадәр барып җитәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук 10нчы маршрут ЗЯБ һәм ГЭС бистәләре аша йөри һәм Комсомол районы яр буе буйлап уза», – диде башкарма комитет җитәкчесе. 

Маршрут схемаларын җайга салу дәвам итә. Гадәттәгечә халыктан сораулар кабул итәләр. Мөрәҗәгатьләрне шәһәр хакимияте сайтында, автобусларда куар-кодлар буенча язып калдырырга була. Шулай ук https://forms.yandex.ru/u/674ff1e402848f28591de00a/ сылтама аша да язарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев