Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «10 млн сумлык гуманитар ярдәм тапшырдык»

Наил Мәһдиев СВО зонасына командировкасы турында сөйләде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә махсус хәрби операция зонасына баруы турында сөйләде. Бу юлы ул хәрбиләргә прицеплар белән 10 мотовездеход тапшырды. 

"3-4 көн эчендә  10 млн сумга якын акча җыеп, гуманитар ярдәм тапшырдык. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, баш тартмадылар, бик тиз ярдәм иттеләр. ТР Дәүләт Советы депутатлары, зур компания җитәкчеләре, эшмәкәрләр… Без җибәргән һәр җиһаз хәрбиләргә хезмәт итәр һәм җиңү өчен ярдәм итәр дип өметләнәбез», - ди Наил Мәһдиев. 

Хәрбиләр белән чәй эчүен һәм рәсми булмаган шартларда аралашуын да әйтте мэр.

«Курорт түгел анда. Әмма егетләр аптырап, төшенкелеккә бирелеп ятмый. Күтәренке рухта. Безнең кайгыртып торуларыбызны күрәләр, рәхмтләрен белдерделәр.», – диде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев