Чаллы мэры: «11 класс балаларын җитәкләп йөрерсезмени?»
39нчы мәктәп белән бәйле тавыш-гауга буенча Наил Мәһдиев фикерен белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Мәләкәс аръягында төзелүче яңа мәктәп буенча ата-аналар арасында тавыш чыкты. Алар 39нчы мәктәптә укучы балаларны икегә бүлеп, башлангыч сыйныфларны иске мәктәптә, 5-11 сыйныфтагыларны яңа мәктәпкә күчерүгә каршы. Беренчедән, юл аша чыгасы, икенчедән, ике баланың төрле мәктәптә укуы уңайсыз дип белдерделәр.
Мэр Наил Мәһдиев әлеге проблемага юл хәрәкәте комиссяисе утырышында тукталды.
«Республика телевидениесендә сюжет чыкты. Ата-аналар 5-11 сыйныфта укучы балаларының яңа мәктәпкә ничек йөриячәкләре турында борчылалар. Ике мәктәп арасы 800 метр. Юлдан чыгарга өйрәтергә кирәк! Тормышта алар ничек йөрер? Искәртәм, әлеге мәктәп Татарстан Республикасының бер районында төзелергә тиеш иде. Мин Чаллы өчен сорадым. Теләгемә ирештем. «Начарлык теләсәң, яхшылык эшлә» дигән әйтем искә төшә. Димәк, мәктәп артыннан йөрисе калмаган. Балалар өченче сменага гына укырлар иде. Барып чыкмады дип кенә әйтер идем… 11 класста ата-аналар баларын җитәкләп йөрми, егетләр кызларны җитәкләп йөри бугай. Аннан соң ата-аналар балалар сәләтсез дип зарланалар», – ди мэр.
Мәктәп, балалар бакчалары яннарында кайда җәяүлеләр юлы, кайда ясалма киртәләр – барысын да ясарга, уңайлы шартлар тудырырга кушты мэр.
Исегезгә төшерәбез, Мәләкәс аръягындагы төзелүче яңа мәктәп 1224 балага исәпләнгән. Республика бюджетыннан 2,3 млрд сум бүленеп бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев