Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «2025 елдан шәһәр урамнарында нигездә зур автобуслар күп йөрер»

Яңа елда шәһәргә 90 автобус алыначак.

Ике елдан шәһәр урамнарында пассажирларны нигездә зур автобуслар йөртәчәк. Бу хакта шәһәр Советы сессиясендә мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Бу юнәлештә эш дәвам итә. 2024 елда шәһәр 90 "НефАЗ" алачак.

- Бүгенге көндә 15 маршрутның 4ендә зур автобуслар йөри.  Тагын 11 маршрутка зур автобуслар җибәрергә кирәк. Бу җиңел эш түгел.  Бер автобус 15,5 млн сум тора. Безгә 250 автобус кирәк. 250не 15,5 млн га тапкырлагыз, шуңа 250 шоферны һәм башка чыгымнарны кушыгыз. Без шуларның барсын да компенсацияләргә тиеш. Сүз уңаеннан, ел саен электр транспортына шәһәр бюджетыннан 100 миллион сумга якын акча түләнә, - диде мэр.

Шуңа да карамастан, җәмәгать транспорты мәсьәләсе хәл ителә. 2024 елда Чаллы 90 автобус алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай зур автобуслар