Чаллы мэры: «Алар өйрәнмичә, кем өйрәнсен?!»
Наил Мәһдиев «Кванториум» балалар технопаркы эшчәнлеген киңәйтергә тәкъдим итә.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә IT-парк җитәкчесе Айрат Сәгъдиев «Кванториум» балалар технопаркы эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге паркта елына бишәр мең бала заманча технологияләрне үзләштерә. Нейротехнология, пилотсыз авиация, программалаштыру, 3D-модельләштерү һ.б. – барысына да өйрәнәләр. Мэр Наил Мәһдиев башка балаларны да бу юнәлешкә җәлеп итәргә кирәк, ди. Ул IT-парк җитәкчесенә «Кванториум» балалар технопаркы эшчәнлеген киңәйтергә тәкъдим итте.
«Яшьләр үзәген тәртипкә китерәбез, мәктәпләр төзибез. Әлеге өлкәгә тагын да күбрәк балаларны җәлеп итәргә иде. Заманча технологияләрне мәктәп укучыларыннан башка кем тагын өйрәнсен?! Филиал буламы ул яисә башкача аталамы, шәһәр районнарында андый үзәкләр булырга тиеш. Балалар кызыксына, өйрәнергә теләкләре бар», – ди.
Айрат Сәгъдиев бу сорау өстендә эшләргә вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев