Чаллы мэры бала тапканда үлгән Алена Мөхәммәтова  гаиләсендә булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры бала тапканда үлгән Алена Мөхәммәтова гаиләсендә булды

Мэр Мөхәммәтовларның кызларына компьтер, кесә телефоны бүләк иткән иде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Автозавод районы башлыгы Винер Харисов һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов белән бергә Мөхәммәтовлар гаиләсендә булды.  Бу  -  аның әлеге гаиләгә өченче тапкыр баруы.

78нче пролицейның директор урынбасары булып эшләүче  Алена Мөхәммәтова быел мартта бала тапканнан соң вафат булды. 

Шәһәр мэры бу юлы да кызларга бүләкләр, ә кечкенә Ранэльгә яңа туган сабый өчен кирәк әйберләр җыелмасын тапшырды. 
Күптән түгел әбисе белән Ранэль  Казанның балалар республика клиник хастаханәсеннән өенә кайтты.

Наил Гамбәрович чәй өстәле артында кызлар белән аралашты, мәктәп хәлләрен сорашты. 

Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев