Чаллы мэры бер предприятиене мактады
«Завод территориясендә ак носки белән йөреп була», - диде ул.
Шәһәрне язгы яшелләндерү, санитар чистарту буенча ике айлык кысларында 5482 куак һәм агач утыртылды, 27 законсыз чүплек юк ителде. Бу эш дәвам итә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ике айлыкта катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. «Пычратмаган һәм вакытында җыештырылган җир генә чиста була», – дип предприятие һәм оешма җитәкчеләрен үз территорияләрен тәртиптә тотарга чакырды. Ул «ТЭМПО» предприятиесен мактады. «Завод территориясендә ак носки белән йөреп була. Төрле милектәге предприятие һәм оешма җитәкчеләренә «ТЭМПО»ны үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Өмә вакытында кереп чыккан идек. Анда идеаль тәртип. Агачлар, бордюрлар буялган, бөтен җир чиста. «ТЭМПО»да эшли дә, үзләренә хөрмәт тә күрсәтә беләләр. 7 заводта 6000нән артык кеше эшли. Һәр шимбәдә директор, җитештерүдә катнашмаган хезмәткәрләр белән бергә территорияне җыештырырга чыга. «Челны-Холод», «Чаллы икмәге» территорияләрендә дә тәртип. Мондыйлар күп түгел», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев