Чаллы мэры: «Без Сезне бәхетле итәр өчен барысын да эшләрбез!»
Наил Мәһдиев гүзәл затлары Хатын-кызлар көне белән котлады.
Кадерле хатын-кызларыбыз, Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Йорт учагын саклаучыларыбыз, хезмәтегез һәм мәхәббәтегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Өй мәшәкатьләре белән бергә хезмәт итәргә дә җитешүегез зур хөрмәткә лаек.
Бөек Ватан сугышы ветеран хатын-кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезнең әниләре һәм тормыш иптәшләренә аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәм. Сезнең бәһасез тәҗрибәгез, зирәклегегез, ихласлылыгыз, рухи көчегез һәрберебезне рухландыра. Сез – безнең яклаучыларыбыз өчен зур таяныч!
Физик мөмкинлекләре чикле балалар үстерүче, тәрбиягә бала алган әниләргә зур рәхмәт. Сез көн саен балаларга күңел җылысы биреп, аларга бәхетле киләчәк тудырасыз.
Медицина, мәгариф, фән, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә эшләүче хатын-кызларыбызга да рәхмәт. Безнең өчен, ир-атлар өчен, сез - илһам һәм көч чыганагы. Яр Чаллы, республика, ил үсешенә керткән өлешегез әйтеп бетерерлек түгел.
Хөрмәтле Чаллы гүзәл затлары! Күзләрегез бәхеттән балкып торсын, йөрәкләрегез мәхәббәт һәм җылылык белән тулы булсын. Хыялларыгыз тормышка ашсын, ә без сезне бәхетле итәр өчен кулдан килгәнебезчә барысын да эшләрбез. Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызларыбыз!
Иң изге теләкләр белән шәһәр мэры Н.Г. Мәһдиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев