Чаллы мэры «Буря» позывнойлы хәрбигә квадроцикл тапшырды
«Бу техника хәрби бурычларны оператив хәл итәргә булышачак», – диде хәрби.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Буря» позывнойлы хәрби белән очрашты. Ул аңа махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәү өчен квадроцикл тапшырды.
«Чаллы эшмәкәрләре хәрби частьләргә кирәкле техника һәм җиһазлар алуга даими ярдәм итәләр. Әгәр бу техника бер солдат гомерен генә саклап калса да, без эшебез юкка түгел дип әйтә алабыз», – диде Наил Мәгъдиев.
Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә дә даими ярдәм күрсәтелә. «Буря»ның гаиләсе иренең, әтисенең җиңү белән кайтуын көтә. Хәрби техника биргән өчен шәһәр җитәкчесенә рәхмәт әйтте.
«Бу техника бурычларны оператив хәл итәргә булышачак», – диде ул.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев