Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры урамнарда электробусларның кайчан йөриячәген әйтте

Бу транспорт экологик яктан яхшырак. Әмма?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «НЕФАЗ» автобусларын шәһәргә бирү тантанасы башланыр алдыннан автогигантның яшь конструкторлары белән очрашты. Яшьләр «КАМАЗ» ГАҖдә җитештерелә торган водоробус һәм электробуслар турында сөйләделәр. Мэрга: «Транспортның бу төре кайчан  Чаллы урамнарында йөри башлый?» – дигән сорау бирделәр. 

 «Безнең гомердә күрербез, – диде мэр елмаеп. – Башта дизельле авобусларны йөртик. Маршрутларны көйлисе бар. Водоробус һәм электробуслар алырлык финанс мөмкинлекләр барлыкка килгәч, алары да урамнарда йөрер. Хәзер аларның бәясе гади автобусларныкына караганда күпкә кыйммәтрәк.»

Электробусларның бәясе 23-25 млн сум.  «Бу дизель автобусларына караганда ике тапкыр кыйммәтрәк. Электробуслар экологик яктан сәнәгать шәһәрләре өчен яхшырак. Шунысы да бар, бер автобус ватылса, икенчесе маршрутка чыга. Бер электробус ватылса, ике автобус сафтан чыга дигән сүз. 30 минутка хәрәкәт интервалыннан тайпылабыз. Әлеге без 1,8 млрд сумга автобуслар алабыз», – дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электробуслар