Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры депутатларны яңа прокурор белән таныштырды

Ул моңа кадәр берничә районда эшләгән.

Шәһәр Советының чираттагы 44нче сессиясендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев депутатларга шәһәрнең яңа прокурорын тәкъдим итте.

«Фәнис Шәйхаттаров прокуратурадагы эшчәнлеген 1997 елда Кама Тамагы районында прокурор ярдәмчесе вазифасыннан башлап җибәрде. Хезмәтендә барлык үсеш этапларын узды. Кама Тамагы, Арча, Питрәч районнары прокуроры булып эшләде.  Тәҗрибәсе бар. Аңа Чаллыдагы эшендә түземлек, уңышлар телибез», – диде ул. 


Чаллының яңа прокуроры Россия Генераль прокурорының «290 лет прокуратуры России», «300 лет прокуратуры России» медальләре белән бүләкләнде.
Фәнис Шәйхаттаров – өйләнгән, өч бала әтисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия горсовета Чаллы мэры прокурор