Чаллы мэры: «Гуманитар ярдәмне хәрбиләрнең кулларына тапшырабыз»
Ул хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмнең кирәк кадәр оештырылачагын әйтте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсен махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм итү темасыннан башлады. Ул узган атнада махсус хәрби операция зонасына барды.
«Хәрби операция башланганнан бирле кулдан-кулга принцибы буенча эшлибез. Хәрбиләргә техника, трапсорт, җиһазларны кулларына тапшырабыз», – дип ассызыклады.
Ул хәрбиләргә гуманитар йөк тупларга булышкан бар кешегә рәхмәт әйтте. Бу юлы салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинованы мисалга китерде.
«Салым инспекциясе хезмәткәрләре салым җыю белән генә шөгыльләнми, шәхси акчаларыннан шеф ярдәме туплап, махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. Халык һәм армия бердәм дигәнне Чаллыда шундый мисалларда күреп була», – диде мэр.
Наил Мәһдиев Чаллыда хәрбиләрнең гаиләләренә һәм яраланып кайткан хәрбиләргә ярдәм итү турында да сөйләде.
«Бушлай ашату, транспорт белән бушлай йөртүдән тыш тормышта башка мәсьәләләр дә чыгып тора. Яраланып кайткан хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтергә, тернәкләндерергә кирәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары госпитале яралы хәрбиләр, хәрбиләрнең гаиләләре белән дә уңышлы эшли. Сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәр советының социаль мәсьәләләр комиссиясе белән берлектә бу эшнең башка сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ничек оештырылуын карарга кирәк», – дип искәртте.
Мэр махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә, аларның гаиләләренә булышу кирәк кадәрле дәвам итәчәк дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев