Чаллы мэры: «Ялгышырга ярый, алдашырга - юк!»
Нәрсә турында сүз бара?
Чаллыда Шәһәр Советы утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов узган ел башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Биредә тагын җәмәгать транспорты темасы кузгатылды. «Халыктан сигналлар килә. Бу юнәлештә эш ничек алып барылачак?» – ди шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов.
«Бүгенге көндә шәһәрдә 135 автобус хәрәкәт итә. Мәскәү институты төзегән маршрут схемасы буенча 200 автобус булырга тиеш. Тагын кимендә 70ләп транспорт таләп ителә», – ди Фәрид Сәлахов.
Сүзгә мэр Наил Мәһдиев та кушылды.
«Ничек бар - шулай әйтергә кирәк. 70 автобус җитми. 70 автобус сатып алгач, яңа маршрутлар барлыкка киләчәк. Маршрутлар схемасы буенча шуны әйтәсем килә: аны Мәскәү фәнни-тикшерү институты ясады. Шарты шундый иде. 5 ел саен лицензиясе булган оешма гына тикшерә ала. Аукцион үткәрдек. 5 оешма арасыннан Мәскәүнеке җиңде. РФ Оборона министры Андрей Белоусов әйтмешли, "Ялгышырга ярый, алдашырга - юк!" Бер автобус бәясе 17 млн сум тора. 70не алыр өчен нинди сумма кирәклеген үзегез санагыз», – ди мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев