Чаллы мэры: «Ярдәм конвеер сыман булырга тиеш»
Наил Мәһдиев чираттагы гуманитар ярдәм партиясен формалаштырырга кушты.
Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә махсус хәрби операция зонасына командировкасы турында сөйләде. Ул анда чираттагы гуманитар ярдәм тапшырып кайтты. Махсус техника, җиһазлар һәм приборлар кергән машина 41нче тапкыр җибәрелде.
«Бу эш күпме кирәк, шуның кадәр дәвам итәчәк. Халык һәм армия бердәм. Моңа катнашы булган һәркем алга таба да ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш. Хәрби зонада җиңел түгел. Шуңа күрә безнең ярдәм анда бик мөһим. Артык акча беркемдә дә юк, һәркем белә. Ләкин бу максатларга без акча барыбер табачакбыз. Соңгы күлмәгебезне булса да салып бирербез, әмма ярдәмне туктатмаячакбыз», – ди мэр.
Бүгенге көндә хәрби операциядә 4 меңнән артык шәһәрдәш катнаша. Наил Мәһдиев чираттагы гуманитар ярдәм партиясен формалаштырырга кушты. Хәрбиләрнең гаиләләренә дә игътибарны арттырырга, балаларын яңа уку сезонына әзерләүдә ярдәм итәргә сорады.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев