Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры яшь футболчыларны бүләкләде

Кызлар да футбол уйный.

«Гренада» паркындагы «Җиңү»  спорт манежында Чаллының иң яхшы мәктәп футбол командаларын бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне бүләкләргә шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. 

Быелгы сезонда 32 малайлар һәм 7 кызлар командасы җиңү өчен көрәште. Турнир яңа форматта узды: командалар җирәбә буенча ике конференциядә 4 дивизионга бүленде. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 16 команда плей-оффка чыкты. Футбол ярышларында барлыгы 420 кеше катнашкан. 

«Бу турнирда җиңеп чыккан иң яхшылар матди бүләк алачак. Без җиңүче мәктәп комнадасына спорт залын ремонтлауга, спорт инвентарлары сатып алу өчен якынча миллион ярым сум» акча бирәбез», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Нәтиҗәдә, малайлар арасында беренче урынны 58 нче мәктәпнең «Скорпионы 58» командасы  алды. Икенче урында – 30нчы мәктәпнең «Кенгуру 30» командасы, өченче урында 44нче мәктәпнең «Бизоны 44» командасы. 

Кызлар арасында 1 нче мәктәп командасы  җиңү яулады.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призер булган һәр уенчы 5 мең сумлык сертификат алды. 

Фотолар Яр Чаллы шәһәр хакимиятеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча футбол минспорт рф